news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан IT-паркында “SEO Conference-2014” V халыкара конференциясе уздырыла

Анда “SEO” һәм “Интернет-маркетинг” темалары ачыла

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). 25 һәм 26 сентябрь көннәрендә Казанның IT-паркында “SEO Conference-2014” V халыкара конференциясе уздырыла. Анда “SEO” һәм “Интернет-маркетинг” темалары буенча фикер алышуда ВКонтакте, Google, Mail.ru, Кокос.com, SAPE, ISEE Marketing, Texterra компанияләре вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә конференцияне оештыру комитеты. Гомумән, әлеге халыкара чара SEO-оптимизаторлар, Web-мастерлар, трафик алу-сату белән кызыксынучылар, интернет-маркетологлар, Интернет челтәре аша товарларын һәм хезмәт күрсәтү төрләрен алга этәрүдә кызыксынулы җитәкчеләр өчен файдалы санала.

Берничә юнәлештә алып барылачак конференциядә актуаль темалар буенча югары класслы профессионалларның чыгышлары каралган. Аннары конференция кунаклары өчен түгәрәк өстәл эшләре, экспертлар белән очрашу, ирекле аралашу һ.б. чаралар оештырылачак. “SEO Conference-2014” V халыкара конференциясе, программасы һәм докладчылары, шулай ук элек уздырылган конференцияләр турында аның махсус сайты сөйли:seoconference.ru

 

news_right_1
news_right_2
news_bot