news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ИТ-паркында Россия элемтә хезмәткәрләре профсоюзы президиумы утырышы узды

Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы – Россиядә иң эре иҗтимагый берләшмәләрнең берсе

  (Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Казан ИТ-паркында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, Россия элемтә хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Анатолий Назейкин катнашында профсоюз президиумы утырышы узды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

“Тармак профсоюзы – тармакның системалы эш күрсәткече, бик зур сәяси көч, хезмәткәрләр һәм эш белән тәэмин итүчеләрнең мәнфәгатьләрен җайларга ярдәм итүче көч, - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов. – Исәпләүләрем буенча, Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы – Россиядә иң эре иҗтимагый берләшмәләрнең берсе”. Министр профсоюз президиумы утырышының Россиядә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләнмәләрне гамәлгә кую һәм компанияне үстерү белән шөгыльләнә торган беренче технопаркларның берсе - ИТ-паркта узуына игътибарны юнәлтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot