news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан IТ-паркы Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән яшь эшкуарларны җыя

Әлеге проектны республиканың "Сәләт" иҗтимагый фонды белән "Oxademy" бизнес-мәктәбе тормышка ашыра.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”) 1 декабрьдә Казанның “IT-парк"ында республиканың “Сәләт” иҗтимагый фонды белән “Oxademy” бизнес-мәктәбе Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендәге яшь эшкуарлар өчен яңа платформа ача. Бу хакта "IТ-парк"ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге оешмага кергән 57 илдән һәм Россиядән яшь эшкуарларны үз стартап-проектларын Казан “IТ-парк”ында тәкъдим итәргә чакыралар. Аларга тәҗрибәле экспертлар һәм инвесторлар бәя бирәчәк. Уңышлы дип табылган проектларны соңрак биредә үк тормышка ашырып булачак.

Әлеге халыкара проект быел май аенда Татарстан башкаласында узган "KazanSummit" Халыкара форумы кысаларында оештырылган II Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь эшкуарлары форумында тәкъдим ителгән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot