news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Ислам көллияте кичке бүлеккә укырга чакыра

Көллияттән алынган хәбәрләргә караганда, уку бушлай, шәкертләрнең яше чикләнмәгән. Дәресләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым бирелә

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ). Казан Ислам көллияте Ислам дине нигезләрен һәм Коръәнне дөрес укырга өйрәнергә теләгән ир-атларны һәм хатын-кызларны кичке бүлеккә укырга чакыра.

Көллияттән алынган хәбәрләргә караганда, уку бушлай, шәкертләрнең яше чикләнмәгән. Дәресләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым бирелә.

Документлар агымдагы елның 10 октябренә кадәр кабул ителә (паспорт, гариза). Укулар 12 октябрьдән башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot