Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан ишкәкчеләре Академик ишкәк ишү буенча Россия чемпионатында өч медаль яулаган
Казанның Ишкәк ишү төрләре буенча Олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Мәскәүдә узган Академик ишкәк ишү буенча Россия чемпионатында өч медаль яулаган. Ярышлар йомгаклары буенча спортчылар ике көмеш һәм бер бронза медаль ияләре булган. Бу хакта Казан мэриясематбугат хезмәте хәбәр итә.
Ялгыз ишкәк ишү буенча көмеш медальне Александра Константинова яулаган. Икешәр кешеле ишкәк ишү дисциплинасында Полина Чернова шулай ук көмеш медаль алган, Полина Кашицына бронза медаль иясе булган.
Россия чемпионатына илнең 21 төбәгеннән 552 спортчы җыелган. Ярышлар ил күләмендә академик ишкәк ишү сезонын ачып җибәрү булып тора, дип хәбәр итәләр Физик культура һәм спорт комитетында.
Спортчыларны үз һөнәрләренең осталары – тренерлар Павел Гаранин, Елена Гаранина, Денис Чернов һәм Айсылу Минһаҗева әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз