news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ишегалларының берсен тараканнар басып алган

Бөҗәкләр күчен Гарифҗанов урамында видеога төшереп алганнар.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Казанның Идел буе районында Гарифҗанов урамындагы ишегалдын тараканнар баскан. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Шаһитлар тараканнар күчен 38нче йорт каршындагы җылылык үзәге янында видеога һәм фотога төшереп алган.

Йортларның берсендә яшәүче кеше сүзләренчә, бирегә элек тә тараканнар җыела торган булган. Якында гына котельная урнашкан. Кешеләр шунда ук кошларны ашаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot