news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ишегалларының 70 проценты чистартылган

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә чистарту сыйфаты начар булган “Елга аръягы”, “Безнең йорт”, “Ямь” компанияләренең идарәчеләре шелтә алды.

Казан ишегалларының 70 проценты чистартылган
Султан Исхаков

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүгенгә Казан ишегалларының 70 проценты тиешле дәрәҗәдә чистартылган. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтенә эшне җил һәм кар өстәде, дип искәртте эшлекле дүшәмбедә Казан торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

“Үткән атнада һәм шәмбә көнне яуган кар эш өстәде. Атна буе көчәйтелгән режимда эшләдек. Бүгенге көнгә ишегалларның 70 проценты тиешле хәлдә. Кайбер районнарда чистарту сыйфаты расланган нормаларга туры килми. Район башлыкларының “Елга аръягы”, “Безнең йорт”, “Ямь” компанияләренең идарәчеләре эшчәнлегенә игътибар итүләрен сорыйм”, - дип искәртте ул.

Сүз уңаеннан, Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, үткән атнада явым-төшемнәрнең ай нормасының яртысы яуган. Бүгенгә норма 18 процентка артык, дип белдергәннәр эшлекле дүшәмбедә.

Ел башыннан шәһәр юлларыннан 520 мең тонн кар чыгарылган. Бу үткән ел белән чагыштырганда, 25 процентка күбрәк. Моннан тыш, 75 мең тонн бозлавык булдырмый торган материал тотылган. Шуның 6 мең тоннасы үткән атнада кулланылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot