news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ишегалларында видеокамералар урнаштырганга йортларда яшәүчеләр акча түләми

Татарстан башкаласында ишегалларындагы бөтен хәлләр видеога Full HD форматында языла, бу эш «Куркынычсыз шәһәр» проекты кысаларында тормышка ашырыла.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанда «Куркынычсыз шәһәр» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бүген бөтен шәһәр буенча йортларга 4 меңнән артык видеокамера урнаштырылды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендәге матбугат конференциясендә шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Әлеге проектта төп максат – шәһәр халкының куркынычсызлыгын арттыру һәм аларның мөлкәтен саклау, шулай ук тәртип бозу һәм җинаятьчелекне кисәтү. Элек теге яки бу йорттагы видеокүзәтүләр йортта яшәүчеләр рөхсәте белән генә куела иде. Һәм алар камераларның техник хезмәт күрсәтелүе өчен түлиләр иде. Хәзер «Куркынычсыз шәһәр» проектын тормышка ашыру максатыннан видеокамералар эшчәнлеге казанлылар өчен бушлай булачак.

«Әлеге проектта безнең өчен иң авыры халыктан акча җыймыйча финанслау мәсьәләсе булды, – дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин. – Без моны эшли алдык. Һәр йортка без кимендә өч камера куярга тиешбез. Кирәк булганда күбрәк тә куелырга мөмкин».

Камерадан сигнал җибәрелү аена 600 сум тора. Шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, 2017 елда һәр йортка өч камера урнаштырыла. Аларның берсе керү өлешен, икенчесе – балалар мәйданчыгын, өченчесе чүп-чар түгү урынын төшереп торачак.

Видеокамералар аерым техник таләпләргә туры килергә: видео Full HD форматында секундына 25 кадр төшерергә тиеш. Туктап тору вакыты тәүлегенә дүрт сәгатьтән артмый. «Видеоязмалар серверларда җиде тәүлек саклана, – дип билгеләп үтте Казан шәһәренең Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов. – Әлеге мәсьәләне без полиция хезмәткәрләре белән бергәләп карадык, алар бу кулай вакыт диделәр».

Видеоязмалардан хокук саклау органнары хезмәткәрләре куллана. Төрле һәлакәтләрне ачыклаганда бу язмалар ярдәмгә киләчәк. Шулай ук видеоны «Ачык Казан» порталыннан карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100