news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ишегалларында 75 кеше җәрәхәт алган

Ел башыннан Татарстан Республикасы башкаласында шундый 2103 мөрәҗәгать теркәлгән.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Узган атнада Казанның өй яны территорияләрендә 75 кеше җәрәхәтләнгән. Чагыштыру өчен: үткән атнада Сәламәтлек саклау идарәсенә шундый 108 мөрәҗәгать килгән.

Ел башыннан Татарстан Республикасы башкаласында ишегалдында җәрәхәтләнүнең 2103 очрагы теркәлгән. Бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәрдә мондый очракларның кими баруы турында Казан торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Явым-төшем күп булу сәбәпле, үткән атнада “Ачык Казан” хезмәтенә түбәләрне кар һәм боздан чистартуны сорап, 371 мөрәҗәгать булган. Алдагы атна белән чагыштырганда, заявкалар саны 45 процентка арткан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100