news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан ишегаллары җырлары» конкурс-фестивалена заявкалар кабул ителә

Сайлап алу турлары 4 көн рәттән була

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низметдинова). Бүгеннән башлап, 15 февральга кадәр традицион «Казан ишегаллары җырлары» конкурс-фестивалена заявкалар кабул ителә.

 Сайлап алу турлары үткәреләсе көннәр һәм урыннары билгеләнгән, заявкалар да шунда кабул ителә:

9 март - «Детская академия» үзәк иҗат йорты (Пионер ур.,10);
10 март – Сәетгалиева исемендәге Мәдәният йорты (Совет ур.,18);
11 март – «Танкодром» үзәк иҗат йорты (Латыш укчылары,12);
12 март – «Азино» үзәк иҗат йорты (Ломжа ур.,6а).

Фестиваль исә шәһәрнең Совет районы хакимиятенең мәдәният бүлеге тарафыннан үткәрелә, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге. Хәбәрләшү өчен тел.: 8(843)272-42-43. 

news_right_1
news_right_2
news_bot