news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ишегалдында әйләнеп капланган KIA белән юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән

Казанның Адоратский урамындагы 8 нче йорт ишегалдындагы юл-транспорт һәлакәте мизгеленең видеосын шәһәрнең интернет-бергәлекләренең берсендә урнаштырганнар. Видеода KIA машинасы ишегалды буйлап чаба, парковкаланган автомобильгә бәрелә һәм әйләнеп каплана.

Исегезгә төшерәбез, һәлакәт нәтиҗәсендә Корея чит ил машинасының бер пассажиры хастаханәгә озатылган. Җиңел машина руле артында 44 яшьлек машина йөртүче булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot