news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан җирле хакимият эшен югары бәяләүче топ шәһәрләр исемлегенә кергән

“Россия шәһәрләрендә тормыш сыйфаты” проекты кысаларында тикшеренүне Россия Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты уздырган.

Казан җирле хакимият эшен югары бәяләүче топ шәһәрләр исемлегенә кергән
Султан Исхаков

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан һәм Чаллы җирле хакимият эшен югары бәяләүче топ шәһәрләр исемлегенә кергән.

“Россия шәһәрләрендә тормыш сыйфаты” проекты кысаларында тикшеренүне Россия Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты уздырган.

Аның нигезендә 2017 елның ноябрь-декабрь айларында уздырылган социологик сораштыру нәтиҗәләре тора, дип хәбәр итә югары уку йорты матбугат хезмәте.

Казан рейтингта тугызынчы урынны яулаган. Ул хәтта Мәскәүдән дә алда тора. Чаллы исә, Уфага юл биреп, 15нче баскычта тора. Топны Грозный, Төмән һәм Севастополь шәһәрләре әйдәп бара.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot