news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеген кабул итәчәк

180 спортчы ун үлчәү категориясендә көрәшәчәк.

Казан ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеген кабул итәчәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Казан егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеген кабул итәчәк. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр узачак турнирда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Мамадыш, Тәтеш һәм Алабуга шәһәрләре, шулай ук Лаеш, Биектау, Алексеевск, Тукай һәм Саба районнары спортчылары катнаша.

Хәзерге вакытта ярышта катнашу өчен 180 спортчы - 120 егет һәм 60 кыз теркәлгән. Спортчылар ун үлчәү категориясендә көрәшәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot