news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан “Җир сәгате башкаласы” исеме өчен көрәшә

Акция башкаласы исеме бәйгесенә 29 мартта йомгак ясала.

Казан “Җир сәгате башкаласы” исеме өчен көрәшә
Рамиль Гали

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Быел Казан “Җир сәгате башкаласы” исеме өчен көрәшергә ниятли. Республика халкы акциягә кушыла ала. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Җир сәгате” башкаласы исеменә бәйге Россия шәһәрләре арасында игълан ителгән. Җиңүчене һәм махсус бүләк иясен – шәһәр исеме язылган кубокны алучыны халык үзе билгели.

Татарстан башкаласына ярдәм итү һәм акциядә катнашканлыгыңны раслау өчен казанлыларга акция картасында - http://60.wwf.ru/#map-worl үзеңнең кайда икәнлегеңне билгеләргә һәм дусларыңа, танышларыңа да шуны ук тәкъдим итәргә; социаль челтәрләрдә төркем булдырырга һәм бәйге турында сөйләргә кирәк.

Быел “Җир сәгате” акциясе 24 мартта 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр узачак. Предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шулай ук республика халкы бу вакытта электр утын бер сәгатькә сүндереп тора. “Җир сәгате – 2018” быел “Табигать өчен тавыш бир” лозунгы белән уза.

2016 елда Казан “Җир сәгате” акциясендә катнашкан Россиянең иң актив шәһәрләре исемлегендә булды. Белгечләр исәпләвенчә, ул чакта Татарстан 90 МВт энергияне янга калдыра.

Акция җиңүчесен билгеләгәндә үзләрен картада билгеләгән шәһәр халкын һәм гомуми халык санын исәпкә алаклар. Акция башкаласы исеме бәйгесенә 29 мартта йомгак ясала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100