Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан "Җир сәгате" акциясенә актив кушыла
Шимбә кичендә бер сәгать дәвамында Татарстанда кайбер оешмалар, энергия саклау экологик акциясе уңаеннан, утларны сүндереп тора.
(Казан, 25 март, "Татар-информ"). Бүген, 25 мартта, Татарстан “Җир сәгате – 2017” – дөньядагы иң зур энергия саклау экологик акциясенә кушыла. Ул "Татар-информ" аша трансляцияләнәчәк. Кайбер дәүләт оешмаларында 20.30дан 21.30 сәгатькә кадәр утлар сүндереләчәк.
Быел акция: "Планетаны түгел, үзеңне үзгәрт", дип белдерә. Казан – “Җир сәгате” акциясендә актив катнашучы Россия шәһәрләренең берсе. Барлык татарстанлылар әлеге масштаблы акциядә катнашырга чакырыла. Моның өчен бер сәгатькә биналарның һәм корылмаларның архитектура-декоратив яктылыгын һәм гражданнарның тормышына куркыныч тудырмаучы биналарда утларын сүндереп тору сорала.
“Җир сәгате” акциясе – халыкара экологик акция. Ул 2007 елда Кыргый табигать бөтендөнья фонды (WWF) тарафыннан тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз