news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ипподромында Яңа ел бәйрәме узачак

Ипподромда кунаклар һәм шәһәр халкы атларда йөри алачак.

(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан ипподромында 6 гыйнварда чанада шуарга, атларда йөрергә мөмкин булачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Бәйрәм программасы 14.00 сәгатьтә башлана һәм өч сәгать дәвам итә. Шулай ук биредә фотозона да эшләячәк.

Кунакларны кайнар чәй, татлы ризыклар белән сыйларга вәгъдә итәләр, призлар һәм бүләкләр уйнатылачак.

Ипподромда Яңа ел чыршысы йорты – “Хан сарае” эшләячәк. Катокта тимераякта шуарга мөмкин булачак.

Биредә шулай ук туңмый торган фонтан һәм балалар өчен уен мәйданы була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100