news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ипподромында WorldSkills чемпионаты хөрмәтенә ат чабышы булды

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан ат чабышларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президенты вәкиле Игорь Комаров карады.

Казан ипподромында WorldSkills чемпионаты хөрмәтенә ат чабышы булды
tatarstan.ru

(Казан, 30 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан "Казан" ипподромында ат чабышларының берсе WorldSkills 45нче дөнья чемпионатына багышланды. Программада барлыгы 16 заезд каралган. Чабышларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров карады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Биредә кунаклар "Татпотребсоюз" тарафыннан оештырылган халык куллануы товарлары күргәзмәсе белән танышты, шулай ук татар милли ашларыннан авыз итте. Ипподром бинасында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмә-ярминкәсе дә оештырылган иде.

Ат спорты бәйрәме "Аргамак" призына татар токымлы атлар чабышыннан башланып китте. 2 мең метрга республиканың төрле районнарыннан 12 аргамак ярышты. Приз фонды 150 мең сум иде.

Моннан тыш, Казан ипподромы Кубогына, Татарстанның Атлар үрчетү һәм ат спорты федерациясе призына, ТР Президенты Кубогына, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына, Халыклар дуслыгы призына, "Татспиртпром" Кубогына да чабышлар булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100