Казан ипподромында сезон ачылышында бөтен дөньядан килгән җитмештән артык ат катнашачак
Ярышларның приз фонды 500 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Иртәгә, 11 майда, «Казан» халыкара ат-спорт комплексында яңа сезон ачыла. Бәйгедә дөньяның төрле илләреннән килгән җитмештән артык ат катнашачак, дип хәбәр итте «Казан» ипподромының үсеш бүлеге башлыгы Динә Галәмшина.
- Иртәгә узачак бәйгенең приз фонды 500 мең сум тәшкил итә.
- Яңа сезонда, һәр елдагы кебек үк, төп ярышлар Республика көнендә һәм Сабан туе вакытында оештырылачак.

«30 августта Татарстан Президенты Кубогына приз уйнатылачак. Быел шулай ук Гарәп Әмирлекләре шәехе тарафыннан гамәлгә куелган, дөньяның төрле илләреннән килгән җайдаклар, гарәп атлары катнашында традицион бәйге үтәр дип көтелә», - диде «Казан» ипподромының үсеш бүлеге башлыгы.
Беренче старт 13.00 сәгатькә билгеләнгән, бәйгене тамаша кылу бушлай.

