Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Күпмилләтле халкыбызның дуслыгы һәм бердәмлегеннән мөһимрәк нәрсә юк

Бүген Казан ипподромында төрки халыкларының Нәүрүз бәйрәме оештырылды.
Нәүрүзгә җыелган республика халкын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Республикабызда дустанә яшәүче барлык ватандашларга рәхмәт белдерәсем килә. Махсус хәрби операция барган һәм күп санлы санкцияләр гамәлдә булган шартларда күпмилләтле халкыбызның дуслыгы һәм бердәмлеге, туган республикабыз иминлегенә хезмәт итүдән дә кадерлерәк, мөһимрәк нәрсә юк. Казанлыларның һәм республика кунакларының ел саен төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы Нәүрүз бәйрәменә килүләрен күрү бик күңелле. Милли-мәдәни автономия вәкилләренең гореф-гадәтләре белән шатланып уртаклашулары, милли ризыклар әзерләүләре, үз халыкларының костюмнарын киюләре, җырларын һәм биюләрен башкарулары сөендерә», — диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева
Чара төбәктә яшәүче милләтләр үзләренең милли ризыклары, җыр-моңнары белән таныштырып дәвам итте. Биредә шулай ук елдагыча «Нәүрүз гүзәле» һәм «Нәүрүз батыры» бәйгеләре үтә. Халык кәсепләре ярминкәсе бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз