news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме үтте

Татарстанда «фарсы Яңа ел бәйрәмен» оештыручылар милли традицияләр чагылышын күрсәтте.

Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме үтте
Александр Эшкинин

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Мария Рудакова). Бүген Казан ипподромының “Хан сараенда” иран һәм төрек халкы традициясендә Яңа ел булган Нәүрүз бәйрәме үтте.

Бәйрәмгә килүчеләргә Татарстан халыклары ассамблеясына керүче милли-мәдәни автономияләрнең иҗат коллективлары зур концерт программасы тәкъдим итте.

«Безнең республика этникара элемтәләрне ныгытуга, башка милләт халкының мәдәниятына, теленә ихтирамлы булуга, үстерүгә зур әһәмият бирә. Нәүрүз бәйрәме әлеге мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә. Без бик төрле, әмма тынычлыкка, дуслыкка, үзара аңлашуга омтылып яшәгәндә республикада гына түгел, Россия күләмендә дә без бердәм», – дип котлауларын җиткерде Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова бәйрәмдәгеләргә.

Биредә төрле халык милли ризыкларын авыз итәргә дә, осталар кулы белән ясалган әйберләр сатып алырга да мөмкин иде.

Искәртеп үтик, Нәүрүз 2009 елның сентябрендә ЮНЕСКО исемлегенә кертелде, 2010 елның 23 февралендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясы тарафыннан 21 март – көн белән төн тигезләшкән вакыт «Халыкара Нәүрүз көне» дип билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100