news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ипподромы ушу һәм спорт пейнтболын үстерү мәйданы булачак

Халыкара ат-спорт комплексында балалар өчен ушу мәктәбе ачыла һәм пейнтбол күнекмә базасы оешачак.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). «Казан ипподромы» Халыкара ат-спорт комплексында якын арада ике спорт төре: ушу һәм спорт пейнтболы белән шөгыльләнә башлаячаклар. Бу хакта ипподром хуҗасы - «Татспиртпром» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Декабрь башында комплекс территориясендә балалар өчен ушу секциясе ачылу планлаштырыла. Инде бүген үк 7 яшьтән башлап балаларны шөгыльләнү өчен исемлеккә яза башлаганнар. Проектта шулай ук Татарстанның Ушу федерациясе дә катнаша. Аның спортчылары – илнең җыелма командасы әгъзалары, Россия һәм Европа чемпионнары.

«Татспиртпром» генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов спорт пейнтболы буенча ел әйләнәсендә шөгыльләнә торган универсаль күнекмә базасы төзеләчәген хәбәр итте. Күптән түгел ул Татарстанда әлеге спорт төре буенча федерация җитәкчесе итеп сайланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100