Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан ипотека иң озак түләнә торган миллионлы шәһәрләр өчлегенә керде
Казан ипотека иң озак түләнә торган миллионлы шәһәрләр арасында икенче урынны яулады. Татарстан башкаласында мондый төр кредитны уртача 27 ел һәм 8 ай дәвамында түлиләр. Бу хакта РИА Недвижимость яза.
Рейтингның беренче урынын Краснодар шәһәре яулаган. Биредә яшәүчеләр ипотеканы уртача 28 ел һәм 4 ай дәвамында түли. Өчлекнең соңгы урынында исә Уфа – 27 ел.
Ипотеканы барыннан да тизрәк Пермь (21 ел һәм 10 ай) һәм Чиләбедә (24 ел) яшәүчеләр түләп бетерә.
Элегрәк Россиядә ташламалы IT-ипотеканы 2030 елга кадәр озайту турында хәбәр ителде. Карарны РФ Хөкүмәте кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз