news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча дүртенче урынны били

Россия шәһәрләренең инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингында халкы 250 меңнән артып киткән 58 шәһәр тәкъдим ителгән

(Казан, 2 ноябрь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Казан “РБК” компаниясе бастырган бизнес өчен иң җәлеп итүчән Россия шәһәрләре рейтингында дүртенче урынны били.
Россия шәһәрләренең инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингында халкы 250 меңнән артып киткән 58 шәһәр катнашкан. Казан узган рейтингтагы өченче баскычтан дүртенче урынга төшкән. Рейтингны төзегәндә түбәндәге параметрлар – базар, төзелеш, сәүдә күләме, шәһәр финанслары, шулай ук халыкның муллыгы һәм иминлеге – исәпкә алынган. Әлеге исемлектә Екатеринбург – беренче, Краснодар – икенче, Уфа өченче урынны били. Бишенче баскычта – Сургут. Алга таба исемлекне Новосибирск, Омск, Ростов–Дон, Красноярск, Төмән шәһәрләре дәвам итә. Рейтинг авторлары мәгълүматлары нигезендә, элегрәк шәһәрдә яшәүчеләр предприятиеләргә эшче көчләр җәлеп итү хисабына үзгәрсә, бүген шәһәрләр калага яңа бизнесның килүе өчен көндәшлек итә. Шунысы игътибарга лаек, күп кенә шәһәрләрдә халыкның кимүе социаль–икътисади вәзгыятьнең яхшыруы, кала мохите һәм тормыш сыйфаты белән үрелеп бара. Хәзерге вакытта иң мөһиме – шәһәрдә яшәүнең сыйфат параметрлары.
Торакка бәя бөтен җирдә диярлек артты, төзелешкә тотылган чыгымнар да үсә. Күпчелек очракта шәһәр бюджетларының чыгымнары югары үсеш күрсәтә – шәһәрләрнең өчтән икесендә бюджет дефициты теркәлгән. Яңа финанс–икътисади шартлар шәһәр хакимиятләре алдына бюджетның барлык дәрәҗәләренә керемнәрне оптимальләштерү буенча шактый катгый бурычлар куйган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100