news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Инвалидлар ункөнлеге чараларын үткәрүдә Россия төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнмәкче

Татарстанда, шул исәптән аның башкаласы Казанда, Инвалидлар ункөнлеге уздырыла

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 1-10 декабрьдә Татарстанда, шул исәптән аның башкаласы Казанда, Инвалидлар ункөнлеге уздырыла. Бу уңайдан Казан РФ төбәкләрендәге чаралар үткәрү тәҗрибәсен өйрәнүне күздә тота, быел исә ункөнлектә физик мөмкинлекләре чикле балаларга игътибар биреләчәк.

Һәрхәлдә, бүген Казан каласы җитәкчелегенең традицион “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсенә рәислек иткән мэр Илсур Метшин шулай дип белдерде һәм башкала түрәләрен игелекле акциядә катнашырга өндәде.

Аерым алганда, И.Метшин киңәшмәгә күкрәгенә чәчәк рәвешендәге значок тагып кергән иде. Бүген иртүк мэрия, шәһәр Башкарма комитеты фойесында “Игелеклелек атнасы” акциясен уздыручы волонтерлар инвалид балаларны тернәкләндерүгә ярдәм җыеп торды. “Луч света” хәйрия фонды шушы акцияне уздыруга актив төстә кушылды. Акциядә һәрберегез катнашыгыз, дип өндәде шәһәр башлыгы киңәшмәдәге түрәләрне. Символик сумма акчага волонтерлар значоклар бирә, гомумән, балаларны тернәкләндерү эшендә шәһәрнең һәр кешесе катнаша ала. Аны системалы итәргә кирәк, әгәр көчләребезне берләштерсәк, Казан башка шәһәр, башка буын булачак, дип “Игелеклелек атнасы”ннан читтә калмаска чакыра мэр.

Хәзер Татарстан башкаласында 91 меңнән артык сәламәтлегендә тайпылышлар буенча инвалид кеше яши. Алар арасында 3998 инвалид бала, 1421 кеше күзләре буенча инвалид исәпләнә һәм 1402 кеше инвалидлар арабасына утырган.

Казанның мәктәпкәчә учреждениеләрендә сәламәтлегендә төрле тайпылышлар булган 9625 бала тәрбияләнә.

Шәһәр бюджетыннан инвалид бала тәрбияләүче ялгыз аналарга, бала тәрбияләүче инвалид аналарга, инвалид балалар тәрбияләүче инвалид ата-анага матди ярдәм күрсәтеләчәк. 373 гаилә 3 әрмең сум күләмендә акча алачак. Быел 189 ялгыз инвалид аналарга бер тапкыр матди ярдәм күрсәтү өчен бюджеттан 1,119 млн сум акча бүлеп бирелгән.


Инвалидлар ункөнлеге чаралары турында “Татар-информ” агентлыгы алдан мәгълүмат биргән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot