Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан инспекторлары башы җәрәхәтле баланы хастаханәгә илтергә булышкан
Инспекторларга такси йөртүче мөрәҗәгать иткән, аның машинасында башы җәрәхәтләнгән бала булган.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан инспекторлары башы җәрәхәтле баланы хастаханәгә илтергә булышкан. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Кичә постта булган юл-патруль хезмәте инспекторлары Фәнис Хәйретдинов һәм Инсаф Хәмидуллинга такси шоферы ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Автомобиль йөртүче салонда башында җәрәхәттән кан саркыган яшь ярымлык бала белән хатын-кыз булуын аңлаткан.
Бу хәл турында кизү частена хәбәр итеп, инспекторлар баланы әнисе белән якындагы хастаханәгә кадәр алып барырга булышкан. Берничә минуттан соң алар урында булган һәм анда балага медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Сабыйның әти-әниләре юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренә битараф булмаган һәм күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз