news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан инновация университеты Роберт Миңнуллинның яңа китабын тәкъдим итте

Китап шагыйрь исән чагында Инстаграмга үзе куйган фотографияләр белән бизәлгән.

Казан инновация университеты Роберт Миңнуллинның яңа китабын тәкъдим итте

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Шагыйрь Роберт Миңнуллинның «Газиз замандашларыма-инстадашларыма...» дип аталган яңа китабы чыкты. Ул Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының «Познание» нәшриятында дөнья күрде.

Роберт Миңнуллин (1948-2020) исән чакта Инстаграмда көн саен диярлек шигырьләрен куя иде. Аның һәр иртәсе «Газиз замандашлар, инстадашларым!» дигән мөрәҗәгатьтән башлана иде.

Җыентык ике циклдан тора. Беренчесенә 2017-2019 елларда язылган шигырьләр кергән. Икенчесендә шагыйрь гомеренең соңгы елларында — 2019 елның 18 маеннан 2020 елның 16 мартына кадәр язылган әсәрләре урын алган. Аларда автор үзенең төп темаларына — табигатькә, туган шәһәренә, туган ягына, әнисенә, хәләл җефетенә, якташларына, дусларына булган мәхәббәткә тугры кала.

Китап Роберт Миңнуллинның Инстаграм аккаунтындагы фотографияләр белән бизәлгән.


Роберт Миңнуллин — шагыйрь, публицист, журналист, сәясәт эшлеклесе. Татар, рус һәм башкорт телләрендә чыккан кырыклап китап авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исемендәге республика премияләре, Андерсен исемендәге халыкара әдәби премия, Фатыйх Кәрим исемендәге Башкортстан Республикасы премиясе лауреаты.

news_right_1
news_right_2
news_bot