news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан инновацион университеты студенты Татарстанда ел волонтеры булды

Хәзерге вакытта волонтерлык хәрәкәтендә 90 меңгә якын татарстанлы катнаша.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда «Игелекле Татарстан» премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда төрле юнәлешләр буенча иң яхшы волонтерларны билгеләделәр, шулай ук республикада елның иң яхшы волонтерын сайладылар. Ул Казанның Тимирясов исемендәге инновацион университет студенты Лиана Фәйзулина булды.

Тантана башланыр алдыннан волонтерларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан сәламләү хатын укыды.

Татарстан хаклы рәвештә Россиядә волонтерлар хәрәкәт лидеры булып санала һәм өченче ел рәттән волонтерлык үсеше буенча ресурс үзәге статусын раслап, «Игелекле эшләр төбәге» исемен ала, диде ул.

«Без сезнең эшегезне югары бәялибез һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез», — дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Дәүләт Советы Рәисе.

Хәзерге вакытта волонтерлык хәрәкәтендә 90 меңгә якын татарстанлы катнаша. Бигрәк тә коронавирус пандемиясе башлану белән аның әһәмияте артты, диде Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100