Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КИУ ректоры Путинны тәкъдим итү турында: Дәүләт көче - көчле лидерда
Россия Президенты Владимир Путинның киләсе 2024 елгы сайлауда катнашуы – бар кеше дә көткән карар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова хәбәр итте.
«Без барыбыз да Россиянең халыкара аренада абруе артуының шаһитләре булып торабыз. Илебезнең иң анык дошманнары да санкцияләр көтелгән нәтиҗәләр бирмәвен танырга мәҗбүр. Россия икътисады, көтелгән фаразларга да карамастан, үсеш кичерә. Болар һәммәсе безнең гражданнарның тормыш сыйфатында уңай чагылыш таба. Илебез икътисади гына түгел, сәяси алгарыш чорына керде. Күзаллау, карашлар, тарихны, кыйммәтләрне аңлау, кабул итү үзгәрә», – диде ул.
Спикер сүзләренчә, күпьеллык билгесезлек һәм безнең мәдәнияткә хас булмаган идеалларга табынулардан соң «без традицион кыйммәтләрне яңарту, әхлакый һәм мәдәни үзенчәлекләргә кайту юлына бастык».
«Дәүләт көче куәтле икътисад, гражданнар җәмгыятенең бердәмлеге һәм көчле лидерда чагыла. Соңгы елларның барлык казанышлары Президентыбызның төпле, алдагысын исәпкә алган курсы белән бәйле. Аның алдагы сайлауда катнашуы бар кеше өчен дә көтелгән карар дип ышанам», – дип белдерде Тимирясова.
- Элегрәк «Татар-информ» Россия дәүләтенең хәзерге Илбашы яңа Президент срогына үзен тәкъдим итәргә җыенуы турында хәбәр иткән иде.
- Россия Президентын сайлау өч көн дәвам итәчәк – 2024 елның 15 нче мартыннан 17 нче мартына кадәр. Җиңгән очракта бу Путин өчен бишенче Президент җитәкчелеге булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз