news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан иң югары хезмәт хакы түләнә торган 20 шәһәр арасына керде

Казан иң югары хезмәт хакы түләнә торган 20 шәһәр арасына керде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан башкаласы 2024 елда Россиянең иң зур шәһәрләре арасында хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча 17нче урынны алды. РИА Новости агентлыгы тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре әнә шундый.

Казанда чиста хезмәт хакы фиксацияләнгән куллану җыелмасы бәясеннән 4,07 тапкыр артып китә. Шул ук вакытта, агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча ТР башкаласында уртача чиста хезмәт хакы, 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда 20,8 процентка артып, 76,3 мең сум тәшкил иткән.

Иркутск (чиста хезмәт хакы фиксацияләнгән куллану җыелмасы бәясеннән 4,20 тапкыр артып китә) – 16нчы, Екатеринбург (4,03 тапкыр артыграк) 18нче урынны алган. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча бу шәһәрләрдә уртача хезмәт хакы 85,2 мең һәм 83,4 мең сумга тигез.

Чаллы 24нче баскычта урнашкан: анда уртача чиста хезмәт хакы фиксацияләнгән җыелма бәясеннән 3,82 тапкыр арта. 2024 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Автокалада уртача хезмәт хакы, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 27,7 процентка артып, 71,7 мең сумга җиткән.

Чаллы шулай ук хезмәт хакларының үсеш темплары буенча шәһәрләрнең беренче бишлегенә кергән. Әлеге күрсәткеч буенча лидер – Тольятти, анда 2024 елның беренче яртыеллыгында уртача хезмәт хакы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 32,9 процентка арткан.

Яңа Уренгой инде өченче ел рәттән рейтингның башында тора, анда уртача чиста хезмәт хакы фиксацияләнгән товарлар һәм хезмәтләр җыелмасы бәясеннән 6,25 тапкыр артып китә.

Икенче урында – Салехард (чиста хезмәт хакы фиксацияләнгән куллану җыелмасы бәясеннән 5,71 тапкыр артыграк), өченчедә – Мәскәү (5,12). Моңа кадәр беренче унлыкка кергән Санкт-Петербург бу юлы 11нче баскычта урнашкан (4,48).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100