news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан иң кунакчыл 5 шәһәр исемлегенә керде

Казан Россиянең иң кунакчыл шәһәрләре рейтингында бишенче урынны алды. Әлеге исемлекне SuperJob Россиядә яшәүчеләрнең фикерләре буенча төзелгән. Компания тикшеренүләренең шундый нәтиҗәләрен бастырып чыгарды.

Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүчеләрдән алар яшәгән шәһәрдә туристлар агымының артуына мөнәсәбәтләрен сорашканнар. Казанда яшәүче җавап бирүчеләрнең 53 проценты уңай җавап биргән, Чиләбедә дә шундый ук нәтиҗә.

Иң югары күрсәткеч Волгоградта яшәүчеләрнеке (60 процент).

«Мәскәүлеләрнең 37 проценты һәм Петербурглыларның 46 проценты башкалага туристларның күбрәк килүе турында хыяллана. Алар фикеренчә, икътисади тотрыксызлык шартларында бу эш урыннарын саклап калырга һәм яңа урыннар булдырырга ярдәм итәчәк, шулай ук инвестицияләр җәлеп ителәчәк», — дип яза тикшеренүләрне оештыручылар.

Татарстан башкаласында сораштыруда катнашучыларның 22 проценты туристлар агымы артуга каршы булуларын белдергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot