Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан иминлелек дәрәҗәсе югары булган шәһәрләр бишлегенә кергән
Тикшерү узган ел 500 меңнән артык кеше яшәгән 35 шәһәр арасында үткәрелгән
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан Россиянең зур һәм урта шәһәрләре арасында иң тәэмин ителгән калалар бишлегенә кергән. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының социология департаменты әзерләгән Россия шәһәрләрендәге "хәерчелек индексы"н исәпләү нәтиҗәләре күрсәтә.
Рейтингның лидерлары арасына Владивосток һәм Мәскәү (ахыргы "хәерчелек индексы" 0,08не тәшкил иткән), Екатеринбург (0,14), Казан (0,2), Төмән (0,23) кергән.
Әйтергә кирәк, иң бай/хәерче шәһәрләр рейтингына Чаллы да кергән, аның хәерчелек индексы 0,5не тәшкил иткән. Хәерчелек күзлегеннән иң проблемалы шәһәрләр бишлегендә - Тольятти, Әстерхан, Пенза, Волгоград һәм Сарытау.
Россиядә хәерчелеккә бәйле гомуми хәл соңгы елларда яхшы якка үзгәрә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, соңгы 11 елда россиядә ярлылар саны 3 тапкырдан арттыкка кимегән. 2014 елда үзләренең тормыш дәрәҗәсен түбән дип санаучы халык саны 2003 елгы 37 процент урынына 11 процентны тәшкил иткән. Икенче яктын, үзләрен түбән милек төркемнәренә кертүче россиялеләр өлеше шактый югары кала.
2014 ел нәтиҗәләре буенча, зур һәм урта шәһәрләрнең 54 процентка якыны үзләрен, икътисади авырлыклар аркасында, аз тәэмин ителгәннәр рәтенә керткән.
Тикшерү узган ел 500 меңнән артык кеше яшәгән 35 шәһәр арасында үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз