news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан имамы фитыр садакасын кемнәргә бирергә ярамаганын әйтте

Казан имамы фитыр садакасын кемнәргә бирергә ярамаганын әйтте
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Фитыр садакасы мохтаҗларга бирелә, ләкин кайбер чикләүләр бар. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

«Беренче чиратта, туганнарыгыз яки күршеләрегез арасындагы мохтаҗларга игътибар итегез. Әгәр андыйлар юк икән, алга таба барыгыз: мәхәллә, район, микрорайон. Африкадагы мохтаҗларны эзләргә кирәкми», - диде имам.

Шул ук вакытта фитыр садакасын турыдан-туры туганнарга: ата-аналарга, әби-бабайларга, балаларга һәм оныкларга бирү тыела.

«Чөнки без аларны болай да тәэмин итәргә тиеш. Әнием ач икән, мин җәннәткә кермәячәкмен. Әгәр әбием ач икән, мин җәннәткә кермәячәкмен. Балаларым, оныкларым ач икән, мин җәннәткә кермәячәкмен", - дип өстәде Хәйруллин.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләмен 120 мең сум (көмеш буенча) дип билгеләде. Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot