news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан имамнарының чираттагы җыелышы уздырылды

Көн тәртибендә мәчетләрнең документларын тәртипкә китерү мәсьәләсе, Мәүлид аен уздыру, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре каралды.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районы имамнарының чираттагы җыелышы “Гадел” мәчетендә узды. Көн тәртибендә мәчетләрнең документларын тәртипкә китерү мәсьәләсе, Мәүлид аен уздыру, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Татарстан мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин мәчетләрнең җыелыш беркетмәләре һәм башка документларны, имамнарның шәһадәтнамәләрен тәртиптә тотуны сорады.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Мәүлид бәйрәмен (29 ноябрь) үткәрүнең әһәмиятен аңлатты.

Бүгенге көндә әлеге мөхтәсибәттә 27 мәхәллә эшли. Ул Казан шәһәрендә иң зур мөхтәсибәтләрнең берсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot