Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан имамнары “Мөхәммәдия”дә дини кадрларны әзерләү барышы белән танышты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
25 гыйнварда Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәте имамнарының җыелышы булып узды. Хәзрәтләр күчмә утырышны яңартылган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә үткәрде. Утырыш Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җитәкчелегендә үткәрелде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан имамнарына мөрәҗәгать итеп, шәкертләрнең практикасын оештыру, абитуриентлар белән эш алып бару мәсьәләләрдә хезмәттәшлек урнаштыру тәкъдимнәре белән чыкты, шулай ук «Мөхәммәдия»дә Баруди һәм мәдрәсә тарихы музеен булдыру буенча планнар белән уртаклашты.
Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин килеп туган вәзгыятьтән чыгып, 2022 елда хәрби полигонда намаз уку бүлмәсенә йөреп дини эшчәнлек алып бару өчен җәлеп ителгән имамнарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җыелыш барышында мәчетләрдә җомга намазлары, мәҗлесләр алып бару, татар телен үстерү, мәгърифәтчелек, дәгъвәт юнәлешләрен үстерү буенча мәсьәләләр күтәрелде.
Бүгенге көндә Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә 26 мәчет эшли. Үткән ел мөхтәсибәттә яңа мәчет ачылды. 28 сентябрьдә «Рауза» мәчете үз ишекләрен ачты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз