news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан имамнары аттестация уза башлады

Аттестацияне имамнарның мәхәлләләрдә алып барган дини эшчәнлеге белән танышу өчен үткәрәләр.

 (Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә чираттагы аттестация комиссиясе бара, бу юлы нәзарәткә Казанның Вахитов районы имамнары җыелды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Аттестацияне республиканың барлык имамнары да, шул исәптән мәчетләрдә хәзрәт булып эшләүче нәзарәт вәкилләре дә уза. Ул имамнарның мәхәлләләрдә алып барган дини эшчәнлекләре белән танышудан гыйбарәт. Шулай ук хәзрәтләр дини сораулар буенча фикерләшәләр, сорауларга җавап бирәләр. Шул рәвешле имам кешенең дини эшчәнлеге дә, гыйлеме дә барлана. Моннан тыш нәзарәт вәкилләре белән мәхәлләләргә кагылышлы мәсьәләләр уртага салып сөйләшенә. 

Бүген аттестация комиссиясендә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Идел буе һәм Вахитов районы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов катнаша.

Аттестацияне Татарстан районнары имамнары узгач, Казанныкылар үтә башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot