Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан илнең гастрономик туризм юнәлешендәге алдынгылар бишлегенә керде
Татарстан башкаласы - россиялеләр өчен гастрономик туризм популярлыгы буенча бишенче урында.
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). ТурСтат аналитик агентлыгы гастрономик туризм буенча иң популяр юнәлешләрне ачыклаган. Казан россиялеләр өчен гастрономик туризм популярлыгы буенча бишенче урында урнашкан.
Топ-10 шәһәр һәм Россия төбәкләре исемлегенә шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург; Мәскәү, Владимир, Тверь, Тула өлкәләре, Алтай крае, Калининград һәм Новгород өлкәләре дә кергән.
Гастрономия – төбәкнең мәдәнияте белән ризык аша танышу (Т-и). Гастрономик тур барышында сәяхәтчеләргә төбәкнең йөзен ача торган җирле кухня һәм кулинар мастер-класслар тәкъдим ителә. ТурСтат мәгълүматлары буенча, Россиядә бер-ике көнлек ял көне һәм фестиваль рәвешендә уза торган гастрономик турлар иң зур популярлык казанган.
Билгеләп үтик, 8 һәм 9 июльдә Татарстан башкаласында “Тәмле Казан” икенче гастрономик фестивале узачак.
ТурСтат бәяләгәнчә, гастрономик туризм - эчке туризмда иң тиз үсә торган тармак. Шул ук вакытта Италиягә, Франциягә һәм Испаниягә булган күчмә гастрономик туризм кимегән.
Рейтинг быелгы гастрономик тур тәкъдимнәре һәм фестиваль мәгълүматлары буенча төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз