news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Бөгелмә филиалы директоры вафат булган

Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Бөгелмә филиалы директоры вафат булган
Фото: КНИТУ-КХТИның матбугат хезмәте

Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Бөгелмә филиалы директоры Ренат Хәмидуллин 61 яшендә вафат булган. Бу хакта КНИТУ-КХТИның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ренат Фәрит улы Хәмидуллин 1962 елның 4 маенда Алтай краеның Бийск шәһәрендә туган. 1979 елда Казан химия-технология институтына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң нефть һәм газ эшкәртүдә химик технология кафедрасы аспиранты була.

Кандидатлык диссертациясе яклый һәм кафедрада эшләвен дәвам итә, алга таба доцент, аннары профессор дәрәҗәсенә күтәрелә. 2002 елда галим химия фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый, ә 2004 елда нефть һәм газ эшкәртүдә химик технология кафедрасын җитәкли. 2020 елдан Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Бөгелмә филиалы директоры булып эшли.

Профессор Хәмидуллин йөздән артык фәнни хезмәт һәм уйлап табулар авторы, ул дүрт фән кандидаты әзерләгән. Тикшеренүче буларак шул исәптән нефть әзерләү, транспорт, җыю процесслары өчен химик реагентлар һәм аппаратлар ясау белән шөгыльләнгән. Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Бөгелмә филиалы директоры вазифасында укыту һәм фәнни эштә югары күрсәткечләргә ирешкән.

Университет коллективы Ренат Хәмидуллинның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша. «Талантлы җитәкче, зирәк остаз һәм искиткеч, җылы кеше. Хезмәттәшләре һәм укучылары күңелендә аның истәлеге мәңге сакланачак», - дип язган КНИТУ-КХТИ ректоры Юрий Казаков Telegram-каналында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100