news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан илкүләм тикшеренү-техник университетында техник белгечлекләргә карата кызыксыну 20 процентка арткан

Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетында төрле белгечлекләр буенча уртача конкурс бер урынга 5,5 кешене тәшкил иткән

(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетында (КХТИ) 1 мең 743 бюджет урынга 11 мең 327 кеше дәгъва кылган. Әлеге уку йортында төрле белгечлекләр буенча уртача конкурс бер урынга 5,5 кешене тәшкил иткән. Быел көндезге уку бүлеге өчен каралган урыннарның 100 гә артуы билгеле. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларны ТР югары уку йортларына, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
“Без катгый таләп нигезендә ике дулкында бюджет урыннарны 100 процент дәрәҗәсендә тутырдык. 13 юнәлеш буенча узу баллы 190 ны тәшкил итте”, - дип белдерде Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты ректоры Герман Дьяконов. Әлеге уку йортына барлыгы 33 мең 589 гариза тапшырылган.
А. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университетының (КАИ) мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Николай Маливанов сүзләренә караганда, быел вузда бюджет урыннар саны үзгәрмәгән, әмма техник белгечлекләргә кызыксынуның 20 процент дәрәҗәсендә артуы күзәтелә. Икътисади-гуманитар белгечлекләрдә киресенчә урыннар кимегән. БДИ буенча уртача балл быел 184 баллны тәшкил итә. Шулай ук быелгы үзгәрешләрнең берсе – бөтен Россиядән начар ишетүчеләр өчен 22 кешелек төркем тупланган.
ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов хәбәр иткәнчә, Казан дәүләт архитектура-төзелеше университетында конкурс бер урынга уртача 10 кеше нисбәтендә булган. Иң зур сорау тудырган факультет – архитектура һәм дизайн белгечлеге.
Түләп укуга килгәндә, министр урынбасары сүзләренә караганда, югары уку йортларында ул елына 60 мең сумнан алып, дәрәҗәлерәк юнәлешләр буенча 112 мең сумга кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot