news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан илкүләм тикшеренү-техник университетында куркынычсызлык системаларына багышланган конференция узачак

Конференциядә катнашучылар квалификацияне күтәрү программасы буенча белем алачак

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). 30 нчы сентябрьдән 2 нче октябрьгә кадәр Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты-КАИда “Киң функциональ билгеләнешле объектларда комплекслы куркынычсызлык” темасына бөтенроссия гамәли конференция узачак.

Иминлекне тәэмин итүнең техник чаралары буенча беренче семинар Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты-КАИда 2012 нче елда үткәрелгән һәм куркынычсызлык системаларын проектлаучылар, җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында зур кызыксыну уяткан. 2014 нче елда конференцияне А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү- техник университеты, “Рубеж” сәүдә йорты, “Сонар” ҖЧҖ, “ЭРВИ Групп” ҖЧҖ, “СпецПожПроект” инженерлык үзәге” ҖЧҖ оештыра.

Конференция кысаларында аның эшендә катнашучылар сүз белән хәбәр җиткерү һәм видеокүзәтү һәм башка аналоглы системаларны куллану проблемаларын күтәрәчәк. “Куркынычсызлыкны тәэмин итүнең техник системаларында сигнал элемтәсе үсешенең заманча тенденцияләре” темасына доклад белән КИТТУ-КАИның белем бирү учреждениеләре иминлеге төбәк үзәге директоры урынбасары Михаил Щеглов чыгыш ясаячак.

Конференция барышында тыңлаучылар “Бина һәм корылмаларның сак-янгын сигнализациясен, хәбәр җиткерү системасын, янгыннан саклау җайланмаларын проектлау” квалификацияне күтәрү программасы буенча белем алачак. Бу хакта КИТТУ-КАИның җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге хәбәр итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100