news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты студентларны вакансияләр ярминкәсенә көтә

Ярминкәдә Татарстан һәм Россиянең 40 предприятиесе һәм оешмасыннан вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 23 нче ноябрь көнне Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИда башкала югары уку йортларын тәмамлаган студентлар өчен “ОСЕНЬ-2017” традицион вузара вакансияләр ярминкәсе узачак. Әлеге чара КАИның Зур Кызыл урамы, 55 нче йорт адресы буенча урнашкан бинасы фойесында үткәрелә, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.

Ярминкәдә Татарстан һәм Россиянең 40 предприятиесе һәм оешмасыннан вакансияләр тәкъдим ителәчәк. Берничә алдынгы оешма һәм фирманың реклама материаллары белән презентациясе оештырыла. Ярминкәдә Казан шәһәре халкы мәшгульлеге үзәге катнашыр дип көтелә.

Әлеге ярминкәнең максаты – КАИны тәмамлаган һәр чыгарылыш студентына эшкә урнашу, студентларга хезмәт базарындагы вазгыятькә бәя бирү, предприятие һәм оешма эшчәнлекләре юнәлешләре белән танышу, производство практикасы яки стажировка узу урынын сайлау мөмкинлеге бирү.

Ярминкә барышында һөнәри үзбилгеләнеш һәм карьера үсеше мәсьәләләре буенча белгечләрдән консультация ишетеп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100