news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИга Россиядә иң уңышлы ИТ-эшмәкәрләрнең берсе Сергей Белоусов киләчәк

Ул гади студенттан ИТ-технологияләр белгеченә, халыкара инвестор һәм компанияләр булдыручыга кадәр ничек үсеп җитү серләре белән уртаклашачак

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). 15 нче октябрьдә 16 сәгать 30 минутта Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИның 8 нче бинасы конференц-залында Россиядә иң уңышлы ИТ-эшмәкәрләрнең берсе Сергей Белоусов лекция укыячак.

Кунак гади студенттан ИТ-технологияләр белгеченә, халыкара инвестор һәм компанияләр булдыручыга кадәр ничек үсеп җитү серләре белән уртаклашачак.

Сергей Белоусов миллионнарны ничек эшләү генә түгел, аларны ничек оста сарыф итү, инвестицияләү турында да сөйләячәк.

Сергей Белоусов – 20 еллык стажы булган эшмәкәр. Ул Ауропа, Азия һәм Төньяк Америкада үз базар сегментларында югары технологияле компанияләргә нигез сала. 2013 нче елдан Сергей 13 ел элек булдырылган “Acronis” ширкәте үсешен кайгырта. Бүгенге көндә бу компания мәгълүматларны күчерү һәм торгызу өлкәсендә дөньякүләм лидер санала. Сергей Белоусов ширкәте продуктларыннан 300 гә якын бизнес-клиент һәм 5 миллионнан артык хосусый кулланучы файдалана. Шулай ук аның башка компанияләр эшчәнлеген оештыруда да роле зур.

Бу хакта Казан илкүләм тикшеренү-техник университетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе хәбәр итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100