Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИ яңа уку елын күптөрле чаралар белән башлап җибәрә
Тантаналарда мәртәбәле кунаклар катнашуы көтелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 август, “Татар-информ”). Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИ Белем көнен бәйрәм итүгә әзерләнә. Бу көнне югары уку йортында берничә чара көтелә.
2 нче сентябрьдә Алмания-Россия яңа технологияләр институты (ГРИНТ), КАИ-ГРАДА яңа уку йорты, I Бөтенроссия Инженер фестивале һәм башкалар ачыла.
Тантаналарда РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановның, Татарстан Республикасы җитәкчелегенең, Алманиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рюдигер фон Фрич-Зеерхаузенның, Алманиянең академик алмашы хезмәте генераль секретаре Доротея Рюландның һәм башка мәртәбәле кунакларның катнашуы көтелә.
Тантаналар барышында “Иң яхшы инженерия укытучысы”, “Иң яхшы инженер мәктәбе” республика конкурслары игълан ителә. Югары уку йортының Балалар инженер үзәге эшчәнлегенә башлангыч биреләчәк.
Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИның җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча идарәсе журналистларны әлеге чараларны яктыртырга чакыра. ММЧ чаралары вәкилләренә вузның яңа һәм икенче уку йорты арасындагы мәйданга килүе сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз