news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Икенче Тех Турны кабул итә

Россия Тех Турына илнең технологик компанияләренә халыкара базарларга чыгуда ярдәм итүче платформа буларак зур өметләр баглана

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). 22-25 сентябрь көннәрендә Россиядә Икенче Тех Тур уза. Аны бу юлы илнең 3 шәһәре – Мәскәү, Казан һәм Томски кабул итә. Икенче Тех Турның Күзәтүчеләр советы составына ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйдельдинов та кергән.

Россия Тех Турына илнең технологик компанияләренә халыкара базарларга чыгуда ярдәм итүче платформа буларак зур өметләр баглана. Икенче Тех турга сайлап алу ике этапта уздырылып, анда илнең берничә төбәгеннән югары технологияләр өлкәсендә эшләүче 250 дән артык компания катнашкан иде. Тех Турның Ауропа Ассоциациясе быелгы чарада катнашу өчен илнең 24 компаниясен сайлап алды. Бу проектлар дөньяның әйдәп баручы венчур фондлары һәм технологик корпорацияләренә тәкъдим ителәчәк. Алар берничә миллионнан берничә дистә миллион долларга кадәр суммда инвестицияләр алуга өметләнә ала. “Катнашучыларның саны чикле булу эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеген күтәрә”, - ди оештыручылар. Беренче Россия Тех Туры президенты Александр Галицкий белдерүенчә, 2004 елда узган беренче шундый чарада катнашкан компанияләр әйдәп баручы венчур фондларыннан инвестицияләр алу белән бергә, шушы берничә ел эчендә капиталлаштыруны да үстерүгә ирешкәннәр.

23-24 сентябрь көннәрендә Икенче Тех Тур делегатларына Казанда дистәгә якын компания презентацияләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Инвестиция-венчур фондының матбугат хезмәте.

Россиядә Беренче Тех Тур моннан 5 ел элек Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узган иде. Ул вакытта анда катнашкан 45 делегат-инвесторга илнең югары технологияле 20 проекты тәкъдим ителде.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100