news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан икенче Россия ресторан фестивален кабул итәчәк

Иң яхшы рестораннар кунакларга 3–5 популяр яки яңа төрле дегустацион сетлар тәкъдим итәчәк. Аларның бөтенесенең дә бәясе - 990 сум.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). 1-15 октябрь көннәрендә Казан илнең эре 10 шәһәре белән беррәттән икенче Россия ресторан фестивален кабул итәчәк. Бер үк вакытта Россиядәге барлык фестиваль мәйданчыкларында кунакларга 3 – 5 популяр яки яңа төрле ашамлыктан торган дегустацион сетлар тәкъдим итәчәк. Аларның бөтенесенең дә бәясе 990 сум булачак. Бу хакта Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы фестивальдә оештыручылар күзләре начар күрүчеләр өчен уңайлы шартлар булдырырга тырышачак – һәр ресторанда Брайль шрифты белән җиһазландырылган махсус меню булачак. Милли акциядә Калининград, Владивосток, Санкт-Петербург, Сочи, Ростов-на-Дону, Краснодар, Новосибирск, Екатеринбург, Хабаровск, Казан һәм Воронеж шәһәрләре катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot