Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан икенчел торак бәяләре үсеше иң аз булган мегаполислар рейтингында беренчелек яулады
Казан икенчел торак бәяләренең үсеше иң аз булган Россия мегаполислары рейтингында беренче урын яулады. 2025 елның августы нәтиҗәләре буенча ТР башкаласында мондый фатирлар нибары 0,1 процентка, ягъни квадрат метры өчен 187 мең сумга кадәр кыйммәтләнгән. Бу Төзүчеләр бердәм ресурсы статистикасыннан билгеле булды.
Әлеге рейтингта икенче урынны Волгоград (+0,2 процент, 95 мең сумга кадәр), ә өченче урынны Краснодар (+0,2 процент, 121 мең сумга кадәр) яулаган. Бишлеккә шулай ук Екатеринбург (+0,2 процент, 127 мең сумга кадәр) һәм Омск (+0,3 процент, 107 мең сумга кадәр) кергән.
Рейтингның 6-10 урыннарында Уфа (+0,5 процент, 120 мең сумга кадәр), Красноярск (+0,7 процент, 122 мең сумга кадәр), Чиләбе (+0,9 процент, 100 мең сумга кадәр), Мәскәү (+0,9 процент, 372 мең сумга кадәр) һәм Пермь (+1 процент, 112 мең сумга кадәр) урнашкан.
Августта мегаполислар арасында икенчел торакка бәяләр үсешенең иң зур динамикасы Санкт-Петербургта теркәлгән (+1,7 процент, 222 мең сумга кадәр). Шулай ук Түбән Новгородта икенчел торак бер айда сизелерлек кыйммәтләнгән (+1,2 процент, 143 мең сумга кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз