news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ике атна дәвамында дөнья театраль тормышы үзәгенә әвереләчәк

Казан ике атна дәвамында дөнья театраль тормышы үзәгенә әвереләчәк
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның ике атна дәвамында дөнья театраль тормышының үзәгенә әвереләчәгенә ышаныч белдергән. «Нәүрүз» халыкара театр фестивале ачылу тантанасында Фәрит Бикчәнтәев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен укыды.

«Татарстан күпъяклы арадашлык өчен ачык һәм традицияләрен саклау, заманча җәмгыятьтә сәнгатьнең этник һәм милли тәңгәллекне формалаштыруга юнәлтелгән бөтен сәнгать төрләренең үсеше өчен уңышлы эшли. Хәзерге вакытта Татарстанда театр дөньясы өчен әһәмиятле ике вакыйга бара. Республика «Нәүрүз» халыкара театр фестивале базасында Халыкара театр олимпиадасы программасын кабул итә. Безнең горурланырлык һәм хезмәттәшләребезне сокландырырлык уңышларыбыз бар. Бу республика мәдәниятендә эпохаль вакыйга», диелгән иде Рәиснең сәламләү хатында.

«Нәүрүз» халыкара театр фестивале катнашучыларның Камал театрының тарихи бинасыннан Кабан күле яры буйлап Такташ урамындагы бинасына баруыннан башланды. Театраль йөрештә 300ләп кеше катнашты. Алар арасында журналистлардан безнең хәбәрчебез дә бар иде.

Кабан күле яры буйлап Уфа «Нур» театры артистлары, Кыргызстаннан «Учур» дәүләт яшьләр театры артистлары, Алтай, Якутия театрлары коллективлары, Көньяк Африкадан артистлар, шулай ук, Тинчурин, «Әкият» татар дәүләт курчак театры һәм Камал театры артистлары үтте.

Театраль йөрештә Казан танк училищесы оркестры катнашты. Шулай ук, Камал театры артистлары Рамил Төхфәтуллин, Фәннур Мөхәммәтҗанов, яшь артистлар Илсаф Нәҗипов, Ирек Хафизов һәм башкалар гармунда халык көйләрен уйнап бардылар.

Бу вакытта Камал театрының үз оркестры «Башмагым» спектакленә әзерләнә иде. Чөнки фестиваль оркестр катнашындагы «Башмагым» спектакле белән башланып китте.

Җәүдәт Фәйзи һәм Таҗи Гыйззәт тандемы белән иҗат ителгән «Башмагым» музыкаль комедиясе – яңа сезон премьерасы. Режиссеры – театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Бүген фестиваль программасы Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевның «Туган-тумача», Уфа «Нур» татар дәүләт тетарының «Туташ», Кучияк исемендәге Алтай милли театрының «Арина», Кыргызстанның «Учур» дәүләт яшьләр театрының «Чиркин Өмүр» спектакльләре белән дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot