news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан II Мәгариф министрлары форумын кабул итәчәк

Казан II Мәгариф министрлары форумын кабул итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

9-12 июньдә Казанда «Киләчәкне формалаштыру» II Мәгариф министрлары форумы узачак. Бу хакта «Россия» күргәзмә-форумында төрле илләрнең илчеләренә Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов сөйләде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Чараны оештыруның нечкәлекләре белән Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева уртаклашты.

«Мәгариф өлкәсе - безгә тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәк булган өлкә, - дип искәртте министр. — Безнең киләчәк дөньяның тотрыклылыгы күбесенчә балаларыбызның ничек белем алуына һәм тәрбияләнүенә, күпполярлы дөньяның әһәмиятен аңлауларына, башка ил гражданнарына хөрмәт белән карауларына, кооперация төзүләренә, дуслыкларына бәйле».

Беренче форум 2023 елда узды. Ул вакытта чара Татарстан башкаласында министрларны 40 илдән җыйган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100