news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Идел буе федераль университеты ректорат утырышы узды

Ректорат утырышында 2010 елда университетка укырга керүчеләрне кабул итүгә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Казан Идел буе федераль университеты ректоры Илшат Гафуров рәислегендә ректорат утырышы узды.

Утырышта иң беренче мәсәлә булып 2010 елда Казан университетына укырга керүче абитуриентларны кабул итүгә әзерлекнең торышы каралды. Бу уңайдан укыту эшләре буенча проректор Владимир Бухмин чыгыш ясады. Ул узган елгы кабул итү эше кампаниясендәге комиссия эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, абитуриентлар белән эшләүдә вузга кадәр укыту үзәге һәм укыту-методик үзәкләр башкарган эшчәнлеккә тукталды, 2010 елда студентлар кабул итүгә әзерлекнең төп этапларын билгеләде.

Ректор, шуңа бәйле рәвештә, киләчәктә бу юнәлештә эзлекле программа булдырырга һәм әлеге эшкә факультет деканнарын җәлеп итәргә киңәш итте. Илшат Гафуров, берничә вуз бергә кушылганлыктан, кабул итү комиссиясенең алга таба үзгәрешләргә дучар булачагына аеруча игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Башка төбәкләрдән дә абитуриентлар җәлеп итү эшен оештыру зарурлыгына тукталды. Вуз җитәкчесе фикеренчә, соңгы елларда берникадәр катлауланып торган икътисадый шартларга карамастан, табигый фәннәр буенча белгечлекләргә студентлар кабул итү мәсьәләсен аеруча кайгыртырга кирәк.

Утырышта шулай ук интеллектуаль милекне яклау буенча регламентны әзерләү процессы, Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау, университетта энергия ресурсларын саклау кебек мәсьәләләре дә каралды.



news_right_1
news_right_2
news_bot