news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан җиде ел эчендә җылылыкта 2,6 миллиард сум акча янга калдырган

Шәһәрдә энергия куллану, нигездә, яңа социаль объектлар файдалануга тапшыру хисабына арта.

Казан җиде ел эчендә җылылыкта 2,6 миллиард сум акча янга калдырган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Торак фондында энергия саклый торган технологияләр куллану нәтиҗәсендә Казан 2 миллион гигакалориядән артык җылылыкны (бу 2,6 миллиард сум дигән сүз) янга калдырган. Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде.

Ул искәртеп үткәнчә, биредә соңгы җиде ел эчендә гамәлдә булган энергия нәтиҗәлелеге программасы хакында сүз бара.

«Торак фондында энергия саклау буенча чаралар 2011-2018 елларда 2,2 миллион гигакалория җылылыкны (бу 2,6 миллиард сум дигән сүз) янга калдырырга мөмкинлек бирде», - диде Артур Вәлиәхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100