news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Җиңү паркында Ана һәйкәле барлыкка киләчәк

Татарстан ветераннар (пенсионерлар) оешмасы республика җитәкчелегенә сугыш чоры аналары – хатын-кызлары хөрмәтенә монумент булдыру тәкъдимен җиткерде.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Казанда Җиңү паркында Икенче бөтендөнья сугышы чоры аналары –хатын-кызлары хөрмәтенә монумент булдыру тәкъдимен Татарстан ветераннар (пенсионерлар) оешмасы исеменнән аның рәисе Хәбир Иштирәков җиткерде.

Әлеге тәкъдим Татарстан ветераннар (пенсионерлар) оешмасының 30 еллыгына багышланган тантаналы чарада яңгырады.

Әлеге тәкъдим республика җитәкчелеге адресына юлланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot